КОРЫК и. 1) Көтүдәге берәр терлекне, чабып барган атны яки кыргый хайванны муеныннан эләктереп тотып алу өчен кулланыла торган, очына элмәкле бау беркетелгән колга. Кулына корыклар күтәреп, Шәяхмәт белән бергә кайткан озынча буйлы, ябыграк, ләкин нык гәүдәле кеше Нәгыймәнең ире Садыйк иде. Г.Ибраһимов. Сәгыйть йокысыннан торып чыкканда, җылкычы алама, гүпесен – баш астына, корыгын янына куеп, тирән йокыга киткән иде. А.Таһиров 2) Колга, озын киртә. Өстерәлеп йөри торган нәрсә [җил-давыл] килеп җитәрәк, [Таз] ни булса, шул булыр дип сикереп тора да, корык белән кизәнеп суга да. Корык белән сугуы була, моның янына килеп төшә озын чәчле бер хатын. Әкият 3) иск. Борын заманда: сугышларда дошманны ат өстеннән егып әсирлеккә алу өчен кулланылган бер башы элмәкле бау. Корал юкта корык та корал. Мәкаль ◊ Корык салу 1) Бугалак салу; үтерү, буып үтерү; 2) Дошманны аулау. Әҗәл туры килмәсә, Азраел корык салмаса, Әле дә булса, Туктамыш, Синнән калыр картыңмын! Дастан. Корык ташлау к. корык салу. Чирүле күлгә килгәндә, Кадыйрбирде солтанның Посулы яткан чирүе, Корык ташлап артыннан, Җанбайны егып атыннан --- Чатырына апкилде. Дастан |