КОРЫ с. 1. 1) Юешләнмәгән, чыланмаган, су-дым үтмәгән. Суда юынып алды, Өсте коры калды. Табышмак. Коры мүктә эз калмый. Г.Әпсәләмов. Аның киемендә бер саплам коры җеп тә калмаган иде бугай. Г.Гыйльманов

2) Суы беткән, суы югалган (елга, кое һ.б.ш.). Коры чокыр аркылы салынган күпердән узган чагында, клуб янында кемнәрнеңдер сөйләшкән тавышларын ишетте. Г.Әпсәләмов. Авылны кап урталай телеп, сай гына коры елга үтә. А.Гыйләҗев. Мин яшен тизлеге белән клуб артындагы коры елгага, үзәнлеккә атылдым. Р.Низамиев

3) Корып кипкән, утын итеп ягу өчен әзер. Коры утын белән чи дә яна. Мәкаль. Шунда миңа [кешеләрнең] берсе әйтте: – Син үзеңне шулкадәр бердәнбер, бик кирәкле кеше дип белдеңме әллә? Синнән ут алгач та... Учакларыбызда коры утын булмаса, учак тергезә алыр идекме? – диде. Ф.Яхин. Кешеләрнең елан, ерткыч күп дип сөйли торган куркыныч урманнарга Зөһрәне, коры утыннар җыярга, юри җибәрә икән үги анасы. Балачак аланы

4) Дым тартмаган, дым үтмәгән, дымыкмаган; дымга ярлы. Ә урмансыз, ялангач кырларда кар һәм яңгыр сулары берьюлы елгаларга агып төшәләр дә кырларга җәеләләр һәм уңдырышлы җирләрнең бик күп яхшы туфрагын юып китәләр, кырларда коры, уңдырышсыз кызыл балчык кала ---. Дөньяда ниләр бар. Зәмзәм чишмәсе, менә ничә гасырлар инде, шушы эссе, коры урында да кипмичә, миллионлаган халыкны сугарып, дәвалап тора. Мәдәни җомга

5) Составында су парлары бик аз булган, дымлы түгел. Казармаларга җитәр алдыннан, безне җылы, коры казармаларга кертәләр, шунда бераз гына булса да иркенләп чишенеп ял итәрбез дип уйлаган идек, ләкин ул булмады. А.Таһиров. Коры һава тирене ялкынсыта, эчәсене китерә. Кызыклар дөньясында

6) Юеш, пычрак түгел (җир, туфрак тур.). Коры урын бер дә юк Безнең капка төбендә. Ярсып ага гөрләвек, Бик киң булып бүген дә. Балачак аланы. Аяк асты коры, урманга чыгарга була

7) Явымсыз, яңгырсыз. Көннәр коры чакта Данис авылга кайтып йөрде. Ә.Моталлапов. Коеп яуган муссон яңгырлары декабрь аенда туктап тора, шуңа күрә ул «чагыштырмача» коры, турист сезоны санала. В.Юныс

8) Ачы, зыкы (кышкы салкын тур.). Март аеның хикмәте: көндез бераз йомшартса, төннәрен коры суыкта куыра. Ш.Шәйдуллин. Декабрьнең коры ачы җиле Өскә өеп болыт китерде ---. Х.Рахман. Яңа елда яңа кар Җемелдәр дә елкылдар. Агачлар көмеш кенә – Торсын шул килеш кенә! Коры суык урамда Кайсы айда? Гыйнварда. Н.Каштан

9) Үз дымы кояш яки ут җылысында кибеп беткән. Керт-керт коры печән кимерә башлаган айгыр Бибинурны таныды ---. А.Гыйләҗев. Кайберләре, көзге җил агач ботакларыннан йолкып-йолкып алган коры яфраклар сыман, кыштыр-кыштыр арлы-бирле талпындылар, тик билгеле бер фикергә оешып бетә, укмаша алмыйча тузгып, чәчелеп беттеләр. Ә.Гаффар. Фәсхиләрнең лапас түбәсендәге коры печән өстендә күккә карап ятабыз. Г.Сабитов

10) Корыган, үсүдән туктаган, яфраклары коелып беткән (үсемлек тур.). Гусеницалар коры ботак яки яфрак рәвешенә кереп, бик исле сыекча бүлеп чыгарып, куркыту позасын алып, ефәк җептән кисәк төшеп, дошманнардан саклана алалар. Биология. Хайваннар. Шулвакыт Шалпан колак ерактан йөгереп килеп сикерим дигәндә генә, агач төбе өстендәге кәкре коры чыбык кинәт кузгалып, яртылаш үрә торды. --- Ул чыбык түгел, агулы кара Елан икән. Балачак аланы

11) Майлылыгы, дымлылыгы тиешле дәрәҗәдә булмаган. Бит тиресе коры булганда, битне каты су белән юмаска, түбән температурадан (салкын һавадан, салкын судан) сакланырга һәм сабын белән еш юынмаска кирәк. Йорт эшләре

12) Киптерелгән, концентрат хәлендәге, сусыл булмаган (терлек азыгы тур.). Коры ашатуга күчү күп урында кул хезмәтенә кире кайтуга этәрсә, биредә, киресенчә, механикалаштырудан баш тартырга җыенмыйлар. Ватаным Татарстан

13) Өлгергән (орлык, ашлык, иген тур.)

14) Күк күкрәүсез һәм яңгырсыз була торган (яшен тур.). Гыйззәтуллин теге коры яшен чатнаган вакытта авызын ачып калган иде, берничә секунд буе шуны яба алмыйча катып торды. М.Мәһдиев

15) күч. Гади, гадәти, примитив. Быелга кадәр Михаилның Хәятка мөнәсәбәте коры дуслык кына иде. Ф.Әмирхан. Мин, чыннан да, гарәпләрнең яшәү ысулларын, Шәрык кешесенә хас үзенчәлекле психологиясен аңларга тырышам. Коры кызыксыну түгел бу. В.Юныс. Тик хикмәт шунда: ана теленә кагылган барлык эшчәнлек телнең коры төзелешен өйрәнү белән катгый чикләнде. Мәдәни җомга

16) күч. Туклыклылыгы тиешле дәрәҗәдә булмаган (итсез-майсыз, сөтсез-шикәрсез аш-су тур.). Ә тана ите ярап куйды! Бөтенләй бүтәнчә эшли башлады печәнчеләр. «Коры» аш ашаган көннәрдә кайбер печәнчеләрнең покосны я бик тар алып, яисә күрер күзгә киң алып та, астын чи калдырып чабуларына эчем пошып кисәтү ясагач: – Теләсә ни әйт, прсидәтел, әмма үтерсәң дә, шушыннан әйбәтрәк итеп чаба алмыйм! – дип әрепләшүчеләр дә бетте ---. В.Нуруллин. Түбеннән коры аш горчицасы эшлиләр, аннан аш тәмләткеч һәм горчичник ясыйлар. Ботаника // Ашсыз, җылы ашамлыкларсыз. --- икенче эләксәң – карцерга: юеш, караңгы, пычрак идәнле, кандалалы бүлмәгә, берничә көнгә коры икмәк белән суга ябып биклиләр. Г.Ибраһимов. Үз-үзегезне тәртипкә китерергә, ярты тәүлеклек коры паёк әзерләп алырга. Ә.Гаффар

17) күч. Сусыллыгы, майлылыгы тиешле дәрәҗәдә булмаган. Әгәр бавыр кирәгеннән артык кыздырылса, паштет сусыллыгын югалта: коры була. Йорт эшләре

18) күч. Буш, эчтәлексез; дәлилләнмәгән. Кем дә булса сезне мактар, бәлки, Матур мактап, Коры сүз сөйләр. Ләкин, Үзегез белән әрни-әрни, Минем кебек сезне кем сөя? Х.Туфан. Аларның башта гына коры сүзгә һушлары китә. Р.Зәйдулла. Билгеле, ул сораулар коры сорау гына булмыйча, яшь йөрәкнең нечкә кылларын чиртте. Ф.Мансуров

19) күч. Үзе генә зур нәтиҗә, канәгатьләнү бирми торган («бары», «тик», «гына» мәгънәсендә). Коры протест

20) күч. Буш, бернәрсәсе дә булмаган, эченә берни салынмаган. Ул кайтып җиткәч күрә: анда коры ялан гына калган – дошман явы килеп бөтенесен кырып-талап киткән. Р.Фәхретдинов. Коры капчык

21) күч. Буш, өстенә берни түшәлмәгән, җәелмәгән; берни эләктерелмәгән. Икенче көннәрдә кич булды исә, санитар килеп аның матрасын алып куя башлады. Яшь музыкант Ванёк коры тактада бөгәрләнеп ята. А.Таһиров. Украинадан килгән егет сөйләве буенча, кайчакта балык коры кармакка да эләгә. В.Юныс

22) күч. Инструмент, эш коралларын кулланмаган, кул көче белән генә башкарылган. – Садыйк абый, яңа метчиклар бармы? – Әй, юк шул, акыллым, ясаганнар әлегә беткән, шунда ничек булса да рәтләп тор инде... – Урлап бетерәләр дә, аннан коры кул белән эшлә! – дип куйды берсе. А.Алиш

23) күч. Сурәтләү-тасвирлау чараларына ярлы, художестволы түгел, декларатив характердагы. Коры сүздән пылау булмас, дөгесе-мае булмаса. Мәкаль

24) күч. Катлауландырылмаган. Гаилә хакында минем фикерем коры гына: --- син аны, ул сине якыннан белеп яратышсаң, --- һәркемгә өйләнү тиеш. Г.Тукай. Илһамның бабасы «коры» Шакир гына түгел, Мөхәммәтшакир исемле булган. Мәдәни җомга

25) күч. Буш, нигезсез, файдасыз. Көрәшләрдә ныгыган һәм мөстәкыйльлек өчен көрәшен ил эчендә дә, читтә – мөһаҗирлектә дә дәвам иттергән төрки-татар халкы дәүләтле булырга һәрчак әзер, ул коры хыялыйлыктан ерак тора. Г.Исхакый

26) күч. Каты күңелле, кырыс, усал. Монысы коры коданы бөтенләй чыгырдан чыгарды. М.Мәһдиев. [Галимҗан Алмачуарга:] Тиздән аерылышабыз. Мин әле сине сагынып та саргаячакмын. Мине усал кеше, коры холыклы, диләр. С.Поварисов

27) күч. Усал, таләпчән. Бармасыем кана, персидәтелебез Миңнулла – бик коры кеше, вакытында килеп җитмәсәң, сөт аертырга килгән картларны көттереп торсаң, ыштыраф салырга да күп сорамый. Г.Ахунов. Яшьли коры холыклы булдым. Р.Батулла

28) күч. Хиссез, җансыз; рәсми төсмерле. Закон сакчысының җавабы коры һәм кискен булды---. Г.Ахунов

2. и. мәгъ. Диңгезгә, сулыкка капма-каршы буларак җир. Төркия дә, диңгез көче зәгыйфь булса да, корыдан сакланыр өчен, ул да үзенең ярларына гаскәр тутырды, аларны ныгытырга тотынды. Г.Исхакый. Галәү карт --- кайчандыр борын заманнарда «Барса килмәс»нең [утрау] корыга якын ягы туңып, Азай казакларының кыш көне боз аркылы утрауга кереп утыруларын --- сөйләде. А.Таһиров. Су кандаласы (водомерка) һәрвакыт су өстендә тереклек итә, беркайчан да суга чуммый һәм корыга да чыкмый. Кызыклы физиология

3. рәв. мәгъ. 1) Явым-төшемсез, яңгырсыз. Көн кызу, җәй коры килә, имеш! З.Мәхмүди. Көннәр коры тора

2) Түләүсез, бушлай, бернәрсәсез. Гүргә кергән кире чыкмас, өйгә кергән коры чыкмас. Мәкаль. Инде тәүлеккә якын корсак буп-буш – «корыга» эшли бит. И.Салахов

3) Берни кушмыйча, өстәмичә. Кытайлар һәм японнар чәйне коры килеш эчәргә ярата. Юлдаш

4) Хиссез, җансыз; усал итеп. Хәят, Әминәнең тезенә төртеп, күзләре белән Галине күрсәтте дә: Без белешмәсәк тә, белешүче табылган әле, – диде, һәм үзе коры гына елмайды. Ф.Әмирхан. Биек якалы толып кигән кода дигәне, өйгә кереп, коры гына сәлам бирде. М.Мәһдиев. Тыштан караганда, архитектура сызымнары кебек корырак, шактый кырыс күренә Мәрьям ---. М.Маликова

5) Кырыс рәвештә, аяусыз

6) Ачы итеп. Җан коры гына сызланды; аның әллә нәрсәсен кисеп алганнар шикелле иде. Ф.Әмирхан

4. кис. мәгъ. Бары, тик, бары тик, гына. Елан бит. Коры елан гына түгел, үз теләгенә ирешер өчен агуларын яшереп, «фирештә» сурәтенә керә торган, сине шулай астыртын чага торган матур елан бит! Г.Ибраһимов. Боярның аның көлтәсе бетмәс, бояр эшен ни хәтле тырышып эшләсәң дә, коры «молотчина»дан башка нәрсә ишетә алмассың. А.Таһиров

Корыга китү Озак вакытлар яңгыр яумыйча тору. – Корыга китте бит әле, Габделхәй, – диде Дәүләтгәрәй абзый, күккә карап. Н.Фәттах. Яңа ай чалкан яткан икән, көннәр корыга китәргәдер, күрәсең. Г.Хөсәенов. Корыга (селкенеп) йөрү Эшсез, максатсыз йөрү; нәтиҗәсе булмау. Коры җеп бөртеге дә калмау Бик нык юешләнү. Ә инде күктән яңгыр «чиләкләп коя» башласа, коры җеп бөртегең дә калмый. Дөньяда ниләр бар. Коры җиргә ташланган (балык) кебек Үз стихиясендә булмау турында. Ләкин класста ул давылда корабы ватылып коры җиргә ташланган диңгез юлбасары кебек утыра. М.Мәһдиев. Коры исәп Хоккей, футбол һ.б.ш. спорт төрләрендә уенның бер яки һәр ике якның да бер генә очко да җыя алмыйча тәмамлануы. Уфалылар үз бозында коры исәп белән отылырга теләмәде. Кызыл таң. Коры кабык 1) к. коры куык; 2) Бик ябык кеше. Синең каршыңда коры кабык кына басып тора... М.Маликова. Коры калу Мәхрүм калу, буш калу. Тел дигән дәрья бар. Төбендә энҗе-мәрҗән бар. Белгәннәр чумып алыр, белмәгәннәр коры калыр. Мәкаль. Су котырынса – яман котырына, өлгерсәң, өлгереп каласың, өлгермәсәң, коры каласың. М.Әмирханов. Кияү чыкмас, коры калырмын дип белдеңме? А.Гыйләҗев. Коры кибәк к. коры куык. Зурлыгына, акылына карап Или язмыш адәм баласын. Коры кибәк булсаң, эшләр харап: Җил уңайга төшеп каласың. Р.Низамиев. Коры кул белән 1) Бернәрсәсез, буш. Бүген Бибинурны күреп, тыкрыктан чыкмыйча яшеренеп маташа, димәк, коры кул белән кайтып килә. А.Гыйләҗев. Тулы бер дәүләт иясе булган патша, хаким дә, үлсә, коры кул белән торып кала. С.Лашманчы; 2) Нәтиҗәсез, максатка ирешмичә. Коры кул белән калу к. коры калу. Хәер, озакламый башланачак Ташаяк ярминкәсендә үзенең коры кул белән калмаячагына бик яхшы ышана иде ул. Ф.Латыйфи. Коры куллы Таләпчән, үзе дигәнчә һәм тиз эшли торган. Фиданиясе аны, аз сүзле, бик коры куллы кеше, ди. И.Сираҗи. Коры куык 1) Мактанчык, үз сүзендә тормый торган кеше; 2) Буш сүз, әһәмиятсез нәрсә. Троя кешеләрен агач ат белән алдалап, черек төп башына утыртып калдырганнары кебек, гомере буена «якты киләчәк» дигән коры куык белән туендырып тордылар ич. Ә.Гаффар. Коры мунчала белән юу (уу, ышку) Алдау; берни эшләмичә, сүз белән генә юмалау. План өчен ул безгә берни дә бирмәде, коры мунчала белән юу гына булды бит ул. С.Сабиров. Корыны бушка аудару Эшсез йөрү. Торып тор, бу соң корыны бушка аудару түгелме? Г.Ахунов. Мин дустымның Гани абыйсын борчуы корыны бушка аудару гына булыр, политик редакциягә мине инде якын да җибәрмәячәкләр дип уйладым. Г.Тавлин. [Гыйлемхан:] – --- Үзем пенсионер. [Нәҗип:] – Ә-ә, – дип, һава иснәп куйды хуҗа кеше, төс-кыяфәтенә «әллә кем түгелсең икән әле...» дигән бер мәгънә чыгарып. – Җил сугарып, корыны бушка аударып йөрү инде, алайса?.. Р.Мөхәммәдиев. Корыны бушка әйләндерү к. корыны бушка аудару. Бистәнең чигенә җитеп киләләр, тик әлегә корыны бушка әйләндерү генә. М.Әмирханов. Коры сөяк Бик ябык. [Хатынның] йөзе балавыздай сары, бөтен тәне юнып алган төсле коры сөяк. В.Имамов. Барысы да ябыклар, хәлсезләр. Коры сөяк тә тире. Н.Фәттах. Коры сөяккә калу Бик нык ябыгу. Зыятдин коры сөяккә генә калган. З.Хәким. Йөзе җитди, һаман сөйли, Авыз ачарга да бирми: – Бак әле, – ди, – минем өскә, Калдым коры сөяк, тире. Белмим, адәм рәвешенә Керә алырмынмы кире?.. Р.Хисмәт. Коры такылдык к. коры куык. Коры таякка калдыру Буш итү. «Атаң исән чакта, мин бөтен Сөн илен үз кулымда тоттым, син каган булгач, миңа сигез мең өй бирдең дә коры таякка калдырдың» – диде [анасы]. Н.Фәттах. Коры тоту 1) Таләпчән булу; кызганып тормау, аямау. Ул башта эшчеләрне коры тотмакчы булды: ник намаз укымыйлар, ник акча уйныйлар, ник эчәләр? Өсләренә күкләр күкрәтә иде. Ш.Камал. Мөгаллим коры тотты. Габделхәкимгә ат җигәргә кушып, бик тиз әйләнеп киләчәген әйтеп чыгып китте. С.Поварисов. Кызның әтисе динен, телен оныткан мөртәт булса да, кендекне төен белән бәйләп кую ихтыяҗын коры тотты. Т.Галиуллин; 2) Тиз эшләү. Көлтәчеләр эшне коры тоттылар, икешәр көлтәне берьюлы эскерткә ыргыталар. А.Таһиров. Рушад мәсьәләне бик коры тотты. М.Мәһдиев. Коры чыгу Кыен хәлдән югалтусыз котылу. – Ни эшлибез? – дип, хатынына текәлде Бәйрәмгали. Чөнки белә, хатын башлы аның, теләсә нинди хәлдән коры чыга белә. Р.Мөхәммәдиев. Коры шалтыравык к. коры куык. Минем бик зур кимчелем бар: мин тормышны һәм безнең киләчәкне шактый тирән итеп аңлый беләм, мин тар фикерле дә, вак та, коры шалтыравык кына кеше дә түгел. Г.Бәширов. Коры шәүләгә калу к. коры сөяккә калу. Ана кеше газиз баласына бер тапкыр күз салу белән барысын да төшенгәндәй булды. --- Кай арада йөзенә сары суккан да коры шәүләгә калып өлгергән диген син аны. Эх-х, балакай! М.Хәсәнов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә