КОРЪӘ’Н ЧЫГУ ф. Берәүнең рухына багышлап, Коръәнне тулысынча укып чыгу; хәтем кылу. Чәй эчкәндә, Вәли үзенең күпме Коръән чыгуын, --- кемгә ашка йөрүләрен сөйләде. А.Таһиров. Борһанетдин сугыш елларында бик изге эш эшләде: сугышта үлеп калганнарга Коръән чыкты, үлем-җитем килгән чакларда безгә ни эшләргә икәнен аңлатып бирде. Г.Ахунов. --- хатыны Шәрифәнең кабере нурлансынга, Коръән чыгуны авыл абыстаена йөкләп, озакка тукталмастан китеп тә барды. Ф.Яхин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә