КОРЪӘН и. гар. Мөселманнарның ислам дине кануннары турындагы изге китабы. Кәгъбәтуллада бөтен җир йөзеннән җыелган хаҗилар Коръән укыйлар. Ф.Әмирхан. [Хөсәен:] Сиңа тагы яңалык әйтә алам: мөфти хәзрәтләренең егерме биш еллык юбилеенда үзенең гүзәл баритон тавышы белән Камил Мотыйгый әфәнде Коръән укыган. А.Расих. Яшен яшьниме соң, күк күкриме, Коръән сүрәсеме соң көйли? – Сәмруг канатыдай киң ачылган Китап Синең җаныңны сөйли. Ә.Гаффар |