КОРШАУЛА’У ф. 1) Коршау кидерү, коршау салу, коршау сугу, коршау тарттыру. Мичкәләре агач коршау белән коршаулау

2) Каплап алу, басып китү. Кап-кара кар коршаулаган кырдан Нәрсә эзлим соң мин? Сере ни? Артка карыйм – ара шундый ерак һәм алда да берни күренми. Р.Зәйдулла

3) диал. к. коршау II (2 мәгъ.)

4) күч. Борчу

5) күч. Буйсындыру (уй-фикерләр, хәрәкәтләр тур.)

6) күч. сөйл. Юк-бар белән мәшгуль булу

Коршаулап алу Тиз арада коршаулау; коршауланган хәлгә китерү. Ул завод биләмәсе исә биек таш койма белән коршаулап алынган иде. Л.Хәмидуллин

Коршаулап бетерү Тулысынча, барысын да коршаулау

Коршаулап кую Коршауланган хәлгә китереп әзерләү

Коршаулап ташлау Тиз арада коршаулау

Коршаулап тору Һәрдаим, әледән-әле коршаулау

Коршаулап чыгу Башыннан ахырына, берәм-берәм коршаулау

Коршаулый башлау Коршаулауга керешү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә