КОРША’У II ф. 1) к. коршаулау (1 мәгъ.) 2) Нәрсә белән дә булса әйләндереп, тотып алу; чолгап алу, бәйләү. Өй янында чебиләр өчен, иске читәннәр белән коршап, ялан ясадык. А.Хәлим 3) диал. Чолгап алу, камап алу. Ташландык нигезне агачлар коршаган 4) диал. Япма ябу (киртә, салам һ.б. белән) 5) диал. Тышлау. Фанер белән коршау Коршап алу Бар яклап та коршау; коршалган хәлгә китерү Коршап бетерү Тулысынча, тәмам коршау Коршап килү Билгеле бер вакыт дәвамында акрынлап коршау Коршап кую Коршалган хәлгә китереп җиткерү Коршап тору Даими рәвештә, вакыты-вакыты белән коршау Коршап чыгу Һәрберсен, барысын да коршау Коршый бару Эзлекле рәвештә, бер-бер артлы коршау |