КОРША’У I и. 1) Юка нечкә агач яки металлдан бөгеп эшләнгән боҗра. Ул шәрә тәненә тире алъяпкыч бәйли, җитү чәчле башына алюмин коршау киеп куя, авызына үзе ясаган төрепкәсен каба. Т.Мөбарәков. Хәзер ул өч зур һәм тугыз кечерәк өлешкә бүленгән хәлдә һәм көмеш коршау белән беркетелгән. Инсан hәм дин

2) Мичкәгә, кисмәккә һ.б.ш.га кидереп, такталарын беркетү өчен бөгеп ясалган металл яки агач божра. Анда ике малай тәгәрмәч коршавы тәгәрәтеп килә иделәр, маңгайга-маңгай чәкәштеләр. Ф.Яхин

3) спорт Пластмассадан, тимердән боҗра формасында бөгеп ясалган спорт (гимнастика) снаряды. Туп, коршау белән төрле хәрәкәтләр ясаган моржның һәр чыгышы көчле алкышларга күмелде. Кызыл таң. Коршау әйләндерү

4) Тыгыз итеп кысып торган нәрсә, бәйләвеч. Күзләрем яралы аякларыма төште. Алар пөхтә итеп, ап-ак бинт белән бәйләп куелган иде. Башымда да ниндидер коршау бар, ул да кысып бәйләнгән булып чыкты. Г.Гыйльманов

5) Күзгә чәч төшмәсен өчен дугасыман формадагы хатын-кыз аксессуары

6) күч. Богау. Богауларны киертергә, Теләгәнчә биетергә Уйлаган шаһлар Киде үзләре коршаулар. Г.Камал. [Гыйззелбәнат:] Арабызда синең күкрәгеңдә алтын тәрең, икона каршында чукынуларың, өстәвенә хатынлы булуың минем күңелемне дә, җанымны да тимер коршауда тотты. Сез дә шундый ук коршау кысанында булгансыз икән. Г.Галиева

7) күч. Камалыш. Коршау эчендә калу

Коршау арасына кертү Тәртипкә салу. Коршау ату иск. Бөлү, банкротлыкка чыгу. Коршау сугу Коршау кидерү, коршаулау. Коршау сугып йөрү Булмастай, мәгънәсез эш белән йөрү; эшсез вакыт уздыру. Ераклардан Килгән зур минонос Мина куеп камый «Рәсәй»не. «Диңгез юлын коршап җиңәрбез!», – дип, Коршау сугып йөри крейсер. Х.Туфан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә