КОРЧАҢГЫ и. 1. 1) Корчаңгы бете тирегә үтеп керү сәбәпле, тәндә кычыту һәм куыклы тимгелләр барлыкка килү белән үтә торган йогышлы авыру. Курамшин корчаңгыны бетерү өчен бармак та селкетмәгән ---. Г.Ахунов. Корчаңгы авыруын китереп чыгаручы корчаңгы талпаны да кеше өчен бик куркыныч. Биология. Хайваннар. Иртәгә Илмасны госпитальгә салалар, корчаңгы йоктырып кайткан. Татарстан яшьләре 2) күч. Шундый авырулы кеше яисә хайван 3) күч. гади сөйл. Юньсез, булдыксыз, әшәке кеше. Әй корчаңгы, алай кочаклыйлармыни аны. А.Хәмзин 2. с. мәгъ. Шул авыру белән авырый торган. --- җәй уртасы җитсә дә, [маллар] Якты-Күлдәге кебек симереп җитмәгәннәр, кайбер тайлар әле һаман да ябагаларын коеп, матурланып китә алмаганнар. Ара-тирә корчаңгы атлар да күренә. Г.Ибраһимов. Үрәтник, кигәвен куган корчаңгы ат кебек кыбырсып, ярсып, билендәге кәкре кылычын тартып алды, күзләрен акайтып кычкырды ---. Ш.Шәйдуллин. – Урыс малы дип, урысча атап йөртмәбез инде, үзебезчә булыр, – диде ул, корчаңгы сыерның маңгай уртасын кашый-кашый, каршы чыккан Вәрәкыяга елмаеп ---. Р.Рахман ◊ Корчаңгы тел гади с. Күп сөйләргә яратучы кеше |