КОРУНД и. тамил 1. Алюминий окисеннан торган, кызыл якут, зәңгәр якут, топаз кебек төрләре булган бик каты минерал. Шомарту өчен бөртекле абразив − корунд, карбокорунд яки тузандай алмаз кисәкчекләре кулланыла. Төзү материаллары 2. с. мәгъ. Шул минералдан ясалган, шул минерал куеп эшләнгән. Корунд инә озак вакытлар эшли алсын өчен, адаптерны пластинкага салмак кына төшерергә, уйнатудан туктаган вакытларда адаптерны тоткыч терәкләргә куярга кирәк. Файдалы киңәшләр |