КОРУ III ф. 1) Берәр төрле коралны заряд (снаряд, патрон) куеп, киереп, тартып һ.б.ш. юл белән хәзерлек хәленә китерү. Пулемёт патрон тезелгән озын киндер тасманы тешләп алган, автомат рәвештә атарга көйләп, корып куелган иде инде. М.Әмир. Ул унатарын яңадан корды, бу юлы аягына ипләбрәк баскан хәлдә, кулын ышанычлырак тотарга тырышып һәм яман да үҗәтләнеп, күнегүен кабатлады. Т.Әйди. Ибрай әллә нишләп китте: моңарчы йокыга талыр алдыннан, аннары уянгач, ул беркавым уендамы, хыялындамы, өнендәме шалт та шолт итеп винтовка кора ---. Ә.Гаффар 2) Нәрсәне дә булса көйләп, эш башкарырга әзерләп кую. Радиалгычны кыска дулкынга корып хәбәрләр тыңлау 3) Электр энергиясе туплау Кора башлау Корырга керешү. Бүре дисәң – бәләкәй, дип сөйләнә-сөйләнә, бабай мылтыгын кора башлаган. Р.Батулла Кора тору Башка бер эш-гамәлгә кадәр яки шул башкарылган арада кору Корып алу Тиз арада, кыска вакыт эчендә кору Корып ату Бик тиз кору Корып бетерү Тулысынча корылган хәлгә китерү Корып җибәрү Тиз арада яки кинәттән кору Корып карау Булу-булмавын тикшерү-сынау өчен кору Корып кую Тиз генә кору яки алдан кору Корып тору Даими кору; кору белән шөгыльләнү Корып чыгу Бер-бер артлы барысын да кору |