КОРУ II ф. 1. 1) Төзү, салу; торгызу. Омтыладыр Адәм Җир йөзендә Бәхет сарайлары корырга. И.Юзеев. – Гөлләр, – диде Газинур, аның ялтырап торган күзләренә карап. – Димәк, безнең колхозда чынлап та электростанция корып була? Г.Әпсәләмов. Кырыс табигатьле дала шартларында шәһәрләр кору, иген игү мөмкин булмый. Н.Фәттах // Ясау, төзү. Хатын-кыз өйне корып йөргәндә, Сарсымбай үзе әле яңа килеп җиткән маллар – бияләр, куйлар, сыерлар арасында иде. Г.Ибраһимов. Син кыр булсаң, кырга килеп, матур чатыр корырмын. Ә.Ерикәй. Моңарчы палатка корып та яшәгән чак булды. Г.Ахунов 2) Ясау, эшләү. Күке оя кормас. Мәкаль. Тузды микәнни кыя да, кошлар кормый оя. Ф.Яруллин. Кабер тирәсенә агач утыртып, чардуган корганнар иде. Г.Бәширов. Ул [үрмәкүч] аны [пәрәвезне] үзенә торак һәм ау ятьмәсе кору өчен файдалана. Биология. Хайваннар 3) Булдыру, барлыкка китерү, нигез салу, оештыру (дәүләт, оешма һ.б.ш. тур.). [Фазыйл] да калышмаска тырыша бугай – әллә нинди оешмалар корып, төрек-татар байрагы дип, дин, милләт өчен бергә барыйк, аерылмыйк, дип лаф ора. Г.Ибраһимов. Корыр идем анда [утрауда] үз илемне, «Гаделлек!» дип язып нигезенә. Яманлыкны тамыры белән йолкып Батырыр идем Үлем диңгезенә. Ф.Яруллин. Кайт инде, кайт безгә, Сөембикә, авыр безгә, авыр синсез тору. Бер егылгач, авыр икән тору һәм яңадан дәүләтеңне кору. Р.Ягъфәров 4) Оештыру, күрсәтү, тәкъдим итү. Әмма бер көн Әлмәнең сандык-сәхнәдә корган тамашасы хуҗабикәнең җен ачуларын чыгарды. С.Лашманчы. Ресторандагы вакыйганың импровизацияле тамашага корылган булу ихтималын да күз уңыннан ычкындырмый [командир]. Безнең мирас 5) Булдыру, башлап җибәрү. [Хафиз:] Әгәр син миңа чыксаң, без шундый бәхетле тормыш корырбыз, Гөлзадә. Р.Ишморат. Җимерсәң иде шуларның Дөньясын пыр туздырып!.. Эх, гомер итсәң иде бер, Үзеңчә тормыш корып! Х.Туфан. Шунысы кызык: загссыз гаилә корган ирләрнең 70 проценты, ә хатын-кызларның бары тик 10 проценты гына үзләрен ирекле дип саный. Акчарлак 6) Билгеле бер материал нигезендә иҗат итү. Тәнкыйть язган шагыйрь, беренче карашка, өстән-өстән, әмма характерлы якларны сайлап, бөтенлек тойгысы тудыра, гомумиләштерә, үз хис дөньясына корып сурәтли, аның тәнкыйть мәкаләсе аерылып тора. Ш.Галиев 7) Берәр нәрсәгә таяну, нигезләнү; иҗат итү. [Дума члены:] – Русиянең идарәи мәшрутасы (конституциягә шарт ителгән) нинди әсаска корылган? – дип сорады. А.Таһиров. Татар теленең имласын камилләштерү, латин графикасы нигезендә кору, ул графикага кире кайтуның ролен аның тарафдарлары да, дошманнары да яхшы аңлый. Ә.Кәримуллин. Әледән-әле сүзлекләр, яңа технологияләргә корылган дәреслекләр эшләнә. Мәгърифәт 8) Планлаштыру, башкару. Шул безнең Гәүһәрнең дә тәртәсен уңга бордырырга план кора, бугай... Г.Ибраһимов. Кайдадыр яңгыр ява булса кирәк, йомшак кына гөлдерәү ишетелеп ала. Мондый вакытта киләчәккә план кору уңай. М.Мәһдиев 9) Җыю, үткәрү (мәҗлес, туй, уен, әңгәмә һ.б.ш. тур.). Октябрь бәйрәмендә, бик шәп мәҗлес корып, электән калган бу шыксыз тапны бәйрәм сые белән бөтенләй юып ташлаганнар. Г.Бәширов. Ә мин инде чаңгыларда түгел, Акбүз атта гүя элдерәм. Токмач кисеп, якты табын корып Көтеп тора мине бергенәм. Р.Низамиев 10) Уйлап чыгару, оештыру. ...Ярлы өйләр пычак кайрыйлар, Ак сарайлар ашыгып хәйлә кора. Х.Туфан. Ялкыннары сиңа тимәсен дип, юлларыңа кордым мең киртә. Ф.Яруллин. Нинди генә фәлсәфә корсак та, без төп сәбәпне урап үтәлмибез. Мирас 11) Каплау, ябу, ышыклау. Дөрес, тәрәзә пәрдәләрен үтүкләп корды, акбурга крахмал кушып агартты, гомумән, адәм карарлыгы калмаган өебезне ялт иттерде. Ф.Мансуров. Бүлмәнең бер чатын аш ягы иттереп чолан ясаган, аны пәрдә белән корып куйган. Ахир. Син теләдең Якты көннәр, таңнар атуын. Теләмәдең мескен милләтеңнең Пәрдә корып йоклап ятуын. З.Мөхәммәтшин 12) Ясау, эшкә яраклы хәлгә китерү. [Солтан:] Мин алты тиен сорадым. Ул бишкә менде. Шуңа килешеп, мин ике парна арасында Гыйрфан байның ындырында машина кордым. Г.Ибраһимов 13) Яраклаштыру, көйләү. [Солдатлар] cорап та тормыйлар, үзләренең контроль аппаратларын кыр телефонына корып, «кыр телефоннарын өзеп йөрүче шпион» тотканнарын белдерәләр. А.Таһиров 2. ярд. ф. функ. Абстракт исемнәр янында тезмә фигыль составында: шул исемнән аңлашылган эшне башкару. Патша азса, бөтен илгә килә афәт, Халык азса, патша башы була харап. Иле нинди булса, патшасы да шундый, Надан патша белән бәхет корып булмый. Котадгу билик. Ә Шәвәли кызының «нифтече» егет белән кәеф-сафа коруы турында өйдән өйгә яман сүз таралды. Г.Ахунов. Ни ул Тимерхан белән кара-каршы утырып сөйләшми, ни ул киңәш кормый, ни сүзгә колак салмый. М.Мәһдиев. «Москвич» телефоннан еракта, ниндидер җитди кыяфәтле кешеләр белән гәп кора, аңа комачауларга базмаслар, миңа калса, шылтыратырга мөмкин... Р.Мирхәйдәров Кора башлау Корырга керешү. --- ул [Мөхәммәтхан] үзе генә калган вакытларда, җанашы Фәхерниса хакында төрле уйларга чумып, өйләнү турында планнар кора башлады. К.Тинчурин. Бу ике кешедән, ничек кенә, кайда гына туры килмәсен, үч алырга уйлады ул. [Һашимов] Хәзер шуңа планнар да кора башлады. А.Алиш Кора тору Башка бер эш-гамәлгә кадәр яки шул башкарылган арада кору Корып алу Тиз арада, кыска вакыт эчендә кору. Алар килгәнче, Шәяхмәт белән икесе генә киңәш корып алдылар. М.Мәһдиев. Барган көнне төнгә хәтле унике кешелек зур палатка корып алдык. А.Таһиров Корып ату Бик тиз кору. Иптәшләр чатыр корып аттылар да учак ягарга тотындылар. Корып бетерү Тулысынча корылган хәлгә китерү. Алай-болай корып бетергәч, яр буена утырдык та тәмләп кенә «Фетяска» дигән шәраб белән сыйланабыз. Т.Миңнуллин Корып бетү сөйл. к. корып бетерү. Муллалар үз мәхәлләсендә ничә кыз биреләчәген, ничә килен ярәшеләчәген күптән санап куеп, ничаклы никах вә садака акчасы керүен әллә кайчаннан хисаплап, тумаган балага бишекләр корып беткәннәр иде. Г.Ибраһимов Корып җибәрү Тиз арада яки кинәттән кору. Шәп-шәрә урынга тормыш корып җибәрүе бик авырга килсә дә, Тимери рәнҗемәде. Г.Бәширов. Фәндиләнең тормыш корып җибәрүе, өстәвенә иренең дә ипле-итагатьле кеше булуы сәүдә эшендәге башлыкларга кулай булып чыкты. Г.Ахунов. Көн дими, төн дими, ун ел буена урман төпләгән, соңыннан шунда нигез корып җибәргән. Г.Әпсәләмов Корып карау Булу-булмавын тикшерү-сынау өчен кору Корып кую Тиз генә кору яки алдан кору. Ботак-сатактан, салам-куралардан торган ояларны һәрбер агач ботаклары саен һәм көн саен яңадан-яңаны корып куеп була. В.Имамов. Ашап-эчеп яңалыкларны сөйләшеп алгач, әнкәсе Зиннурга сәелханәдә урын җәйде, чебен-черки бимазаламасын өчен, чатыр корып куйды. Я.Зәнкиев. Югыйсә мин үземчә бер план да корып куйдым инде. Г.Галиев Корып тору Даими кору; кору белән мәшгуль булу. Байтак кына вакыт матур гәп корып тордык. А.Хәсәнов. Нишләсен солдат?! Озак план корып торырга вакыты да юк әле аның. Ә «тел»не бу төндә алырга кирәк. Шәһри Казан Корып чыгу Бер-бер артлы барысын да кору Корып яту сөйл. Кору процессында булу. Хәзер үк инде алар авыл читендә такта щитлардан берьюлы әллә ничә барак корып яталар. Ф.Латыйфи. Син белмисеңдер әле, монда бит Казавиастрой, Казмашстрой, Казвагонстрой корып яталар. К.Миңлебаев. Чуен коючы оста Бәкер белән Яван Фатий яңа ташаткыч корып яталар. М.Хәбибуллин |