КОРУ I ф. 1) Тиешле юешлеге, дымлылыгы бетеп, артык нык кибү, бик корыга әйләнү. Җәйнең матур яшеллегеннән соң, каралып, корып, тәмуг идәне төсенә әйләнгән кара пычрак җир йөзе яңа яуган кырпак кар белән ак ефәккә чолгангандай матур сыйфат алган... Г.Ибраһимов. Хуҗаның теле корып, авызы кипкәч, Уйлады хәл җыярга саф су эчеп. М.Гали

2) Парга әйләнү, кибү (дым, сыеклык, су тур.). Шуның аркасында Кызыл таш, Куянлык, Күлбаш сазлыклары корый. К.Тинчурин

3) Сулу, тереклек итүдән туктау (үсемлекләр тур.). Сабагыннан өзелеп җиргә төшкән яфрак кебек корып кипкәнен... М.Гали. Җил шыр ялангач кыр буенча чаба, юлында очраган шәрә куаклар арасында сызгыра, корыган үләннәрне һавага күтәрә. Г.Әпсәләмов. [Чәнси:] Үлән йолкырга, корыган ботак-сатак җыярга кирәк. Н.Фәттах

4) күч. Авырудан, авыр эштән, төрле рухи кичерешләрдән ябыгу, саргаю. Җитмəсə, улы һəм килене хəсрəтеннəн Мəүлиха да бик тиз сыгылып төште: кипте, корды. М.Шаһимəрдəнов

5) күч. Авыру, паралич сугу аркасында, кешенең кул, аяк һ.б.ш. әгъзалары хәрәкәтләнүдән туктау, тереклек көчен югалту. Хəзер халык Майшəкəрнең үзеннəн көлəинде: «Башта Əлфиягəялган гаеп такты, аннары каргады; гөнаһысы, каргышы үзенəтөште: кулы корыды, авызы кыегайды...». М.Шаһимəрдəнов. [Хәзрәт:] Манараларны кискән, чиркәүләрне бетергән кешеләргә нәрсә булганын ишетеп, укып торабыз. Кемнеңдер кулы корыган, кемдер аяксыз калган яисә башка бер бәлагә юлыккан. Ватаным Татарстан

6) күч. Үлеп бетү, юкка чыгу, онытылу, югалу. Әле ярый атам безне алып китеп коткарып калган. Әгәр дә шулай булмаса, нәселебез тамырдан корый иде бит... И.Хуҗин. Соңрак ул [Сталин] «кушканны үтәүче»ләрнең үзләренә дә чират җиткән, чират җитмәгәннәрен халык каргышы, милләт нәфрәте куып җиткән, нәселләре корыган, юкка чыккан. Ф.Бәйрәмова. Аллаһы Тəгалəкушканнарны мулла үтəмəсə, аның муллалыгы корый, əмулла кушканнарны халык үтəми башласа, шул халыкның тамыры корырга тотыначак! М.Шаһимəрдəнов

7) күч. сөйл. Бетү, юкка чыгу. [Шамил:] Беркөнне каравылчы өендә бу сөйләнеп утыра. Хәзерге заманда укырлык шагыйрьләр юк, ди. Калмады берәү дә, ди. Талантлар корыды, ди. Мәйдан

8) күч. сөйл. Сүнү, сүрелү. [Карт:] Яшьләр киләчәккә һәрвакыт зур ышаныч белән карыйлар. Өметегез корымасын! И.Хуҗин

Корый башлау Корырга тотыну. [Тирәкнең] зур баз казыганда күп кенә тамырларын кистеләр, шуннан корый башлады. Ә.Еники

Корый төшү Тагын бераз кору

Корып бетү Бик нык кору; ахырга кадәр кору; корып юкка чыгу. [Фатыйма] үзе дә кибеп, корып беткән инде. Г.Камал. Бернәрсә дә юк монда, хәтта таллар, Ак каеннар корып беткәннәр. Ә.Ерикәй. Муен тамырларым корып бетте, Бер минут та рәхәт тормадым. Җыр

Корып калу Корыган хәлгә килү. [Әтисе Рәмиләгә:] Агачларыбыз авырый, яфраклары саргая, үзе корып кала. З.Әхмәров

Корып тору Кору хәлендә булу; даими яки әледән-әле кору



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә