КОРТЛЫ II с. Корт II кушылган, корт белән катнаштырылып ясалган. Гөлгенә түти, менә монда улыма дип алып килгән вак бәлешләр, юачалар, төшләр, чәкчәкләр, кортлы майлар бар. М.Гали. Яңа гына мичтән җылынып чыккан вак бәлешләр, юачалар, кәлҗемәләр, салкыннан кергән кортлы май белән кәрәзле бал да килеп утырдылар. М.Галәү. Чәй янына куела торган балан, эремчек бәлешләре, баллы паштет, кортлы сумсалар, чәкчәк, бавырсак, кош теле шикелле татлы ризыклар өчен бодай онын җиз иләктән генә илиләр. Г.Галиева |