КОРТЛЫ I с. 1) Кортлаган, корт төшкән. Кызыл алманың эче кортлы булучан. Әйтем. Кортлы алмалар шак-шок коелдылар. И.Гази 2) күч. сөйл. Тик тора белми торган, кыбырсык (кеше тур.). Бер кортлы кәҗә бөтен читәнне җимергән. Мәкаль. Чәчәкләрне алар шиңдермәсен, Бәйләм-бәйләм, өем эче – бәйрәм! Иштең, ахры, күңел каланчасын, Кортлы җаным тәмам кечерәйгән. Ф.Яхин |