КОРТЛА’У ф. 1) Үзендә кортлар барлыкка килү. Елына бер балтырган ашамаган кешенең эче кортлар, имеш. Әйтем. Ит үзеннән кортлый, ди. Шуның күк, бу кибәк баш динчеләр үзләрен үзләре таптаганын аңламыйлар. Г.Тукай 2) этн. эвф. Кияү йортында туйның икенче көнендә туйда кергән бүләкләрне карау; бирнә багу Кортлап бетү Бик нык кортлау; барысы да кортлау. Өлгергәнче [алманың] яртысы кортлап бетәчәк. И.Гази. Түтәлләрне әниләре Тикшерсәләр – Кортлап беткән андагы бар Яшелчәләр! Ә.Исхак Кортлап йөрү Кортлаган халәттә булу; әле, хәзер кортлау. Утырдың да син дә үзең теләп Ятлар арбасына, ялгышып; Язмышыңа сылтап, йөрдең кортлап, Кара йөзләр белән ярашып. Р.Сафин Кортлап тору Даими яисә әледән-әле кортлау; кортлаган халәттә булу. Кортлап торган кап-кара сазлы су эчендә тәүлек буе лычкылдап йөз-йөз дә, чыккач утырып кибенерлек бер коры урының булмасын! Ә.Фәйзи. Авыз сулары корып, күчтәнәчне «кортлап» торган без тоткыннарга Алкин староста әүвәле берәм-берәм сохарины, бавырсакны өләшеп чыкты ---. И.Салахов Кортлап яту Кортлау процессында булу. --- анда көнкүреш калдыклары белән рәттән хайван үләксәләре дә, күмелмичә, шул килеш сасып, кортлап яталар. Бөгелмә авазы Кортлый бару Тагын да кортлау; акрынлап кортлау. Корылык булгангамы – игеннәр кортлый бара Кортлый башлау Кортлары барлыкка килү. Тояк арасы ярылып, кортлый башлаган. Т.Гыйззәт. Китап корты була торгач, үзең дә кортлый башладыңмыни? Ф.Баттал Кортлый бирү Тагын да кортлау; бернигә карамый кортлау Кортлый төшү Бераз кортлау; тагын да берникадәр күләмдә кортлау. Кортлый төшкән бәрәңге бакчасы |