КОРТКЫЧ и. 1. 1) Игеннәргә, урман-бакча байлыкларына, хуҗалык-көнкүреш әйберләренә зарар китерә торган җәнлек, бөҗәк һ.б.ш. Эт, шаян һаулап, тычкан өстенә сикерде һәм инде оясына килеп җиткән корткычны борыны белән җиңел генә төртеп җибәрде. Г.Гобәй

2) күч. Халыкка, дәүләткә зарар китерә, зыян сала, начарлык эшли торган кеше. Гитлер – җиһан корткыч – аның саен ярсуын арттырды. Г.Гобәй. Еллар үткәннән соң Сафия аша Лутовның гаебе фаш ителеп, корткычлар кулга алыналар. Г.Нигъмәти. Ул арада Казаннан тагын вәкилләр килеп тулды. «Район оешмаларында корткычлар утыра, хәзер үк аппаратны алардан тазартырга кирәк, менә исемлек», диделәр. И.Салахов

3) күч. сөйл. Нәрсәгә дә булса зарар китерүче, зыян салучы кеше (гадәттә көлеп, шаяртып әйтелә). Таптама бодайны, корткыч! Г.Гобәй

2. с. мәгъ. 1) Зарарлы, зарар китерә, зыян сала торган (җәнлек, бөҗәк һ.б.ш.). Ә ул иген корткыч кортларны Чүпләп йөрер синең артыңнан. М.Гафури. [Кәкрүшкә:] Урманны корткыч бөҗәкләрдән саклыйм... Р.Харис

2) күч. Халыкка, дәүләткә зарар китерә, зыян сала, начарлык эшли торган (кеше тур.). Прологта поручик Кудрявцев ролендә күренеп үткән Лутов әсәрдә үзәк тресттан килгән корткыч инженер итеп гәүдәләндерелгән. Г.Нигъмәти



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә