КОРТ II и. махс. Ачыган сөтне сүрән утта кызыл төскә кергәнче озаклап кайнатып әзерләнгән ризык; кызыл эремчек. [Айбала] Тукалның кушуы буенча, тирмәдән әле кибеп бетмәгән кортларны кояшка чыгарды, --- берничә көн буенча җыелган сөттән эремчек кайната башлады. Г.Ибраһимов. Шарлыкны чыккач, аларның азыклары бөтенләй бетте. Барлык булган ризыклары – таш кебек булып каткан алты баш кипкән корт калды. З.Зәйнуллин. Каймагын аертып, эремчек ясап, чебиләргә ашата, кайберәүләр эремчектән корт кайната башлаган. Ватаным Татарстан |