КОРТ I и. 1) зоол. Озынча гәүдәсе белән боргаланып яки бер җыерылып, бер сузылып хәрәкәт итә торган умырткасыз тереклек иясе; бөҗәкләрнең курчакка әйләнер алдыннан булган бер стадиясе – бик хәрәкәтчән һәм күп ашаучан личинка; русчасы: гусеница. Төшемә карт имән кәүсәсе буенча үрмәләгән дүрт күбәләк корты белән шуларны куып баручы чаян керде әле. Ә.Гаффар. Шурик сызлана-сызлана борылып караса, җирдән, ашыгып, кәбестә күбәләге корты юлны аркылы чыгып бара. Х.Ширмән. Ә иң шаккатырганы шул булды: героебыз үз фатирында махсус савытларда кошлар өчен кортлар үрчетә ---. Ватаным Татарстан 2) сөйл. Умырткасыз яки аяксыз, яисә бик вак аяклары булган кечкенә гәүдәле, күпчелек очракта азык-төлектә һ.б.ш. хасил булып, аларга зарар китерә торган хайваннарның гомуми атамасы; гомумән, вак паразит бөҗәк. Шома чырайларында мәсхәрәле елмаю уйнатып, җыелган халыкка җирәнеп карыйлар. Ни тели бу тирес кортлары? Р.Зәйдулла 3) Элпәканатлылар отрядыннан чәчәк нектары һәм серкә җыеп, нектарыннан бал, серкәсеннән чыршын эшләп чыгара торган бөҗәк; бал корты. Әнә күрәсезме, кара гына, шома гына бер эшче корт өй тирәсендә әйләнә: өйгә керергә исәбе ---. А.Алиш. Бабай, бабай, корт чакты!.. Акырмале шулчаклы! Корт чаккандыр бик белеп, Йөрмә бакчага кереп ---. Мөҗәһит. Умартада яшәүче кортлар умарта авызы янына берничә каравылчы куя, ә алар исә очып килгән һәр кортны күздән кичерә, исни. Ватаным Татарстан 4) Яфрагашар коңгызлар семьялыгыннан бәрәңге, томат, баклажан, сирәк кенә тәмәке яфраклары белән туклана, авыл хуҗалыгына зур зыян китерә торган бөҗәк; бәрәңге корты; колорадо коңгызы (гадәттә канат ярмаганнары тур.). Бәрәңгене корт басса, хуҗа аларны чүпли? М.Шаһимәрдәнов. --- җәй буе урталай бөкләнеп чүбен чистарт, корты белән көрәш, көзен кәкрәеп чүпләп кертеп бушат та, килосын ике сум илле тиеннән «талап» китүчеләрне зар-интизар белән көтеп алып, шуларга капчыгы-ние белән бүләк итеп җибәр! Авыл утлары 5) күч. Кеше хисабына көн күрүче, әрәмтамак, паразит. – Октябрятлар оешмасы – большевистик сәяси оешма, анда кулак көчекләренә, мәчет кортларына урын юк, – диде директор, укытучыга мөрәҗәгать итеп, – бу мәсьәләне тиз арада хәл итегез. Казан утлары 6) күч. сөйл. Нинди дә булса эш белән артык мавыккан, бик еш шул эш белән мәшгуль булган кешегә карата көлеп, мыскыллап яисә шаяртып әйтелә. [Әйшә:] Акча санаучы берәүгә бирерләр дә... Шунда акча кортлары үрчетеп гомерем үтәр. Т.Миңнуллин. Мирныйның маршал Жуков урамына урашкан китапханәсеннән дә, җәй көне булуга карамастан, балалар өзелеп тормаган. --- Хәбәрчебез шундый «китап кортлары»н, ягъни китап сөюче балаларны – --- рәсемгә төшереп алды. Яшел Үзән 7) күч. Борчылу, икеләнү, шикләнү, газаплану кебек хисләр; шундый халәт турында. Корыт җирдән языкның кортларын син, Очыр җилгә аларның йортларын син ---.С.Рәмиев. Шушы көннән, бер үк вакытта сөенечле һәм көенечле көннән башлап, Мәхмүтовның күңеленә шик корты белән бергә курку керде ---. Р.Мирхәйдәров. – Ә тәнне-җанны корт басса, аларны ничек чүпләргә? --- – Җандагы кортларны чүпләр өчен кирәк дин! М.Шаһимәрдәнов ◊ Корт кимерү Нәрсә өчендер яки билгеле бер сәбәпләр аркасында борчылу, хафалану һ.б.ш. хисләргә бирелү турында. Мәзиннең башына яңа бер уй төште, аны комсызлык корты кимерә башлады. М.Галәү. Сөйгәнемнең җанын көнчелек корты кимергән кебек тоелып, бер төнне үз теләгем белән, җаным-тәнем белән яратып хатыны булдым. Кәеф ничек? |