КОРСЕТ и. фр. 1) Билне, гәүдәне тартып торып, матур күрсәтсен өчен киелә торган киң тыгыз билбау. «Ком сәгате»н хәтерләтүче буй-сын. --- Димәк, иң нәфис фигура дигән сүз бу. Әлеге буй-сынга ия булучыларга корсетлы күлмәк сайларга киңәш ителә. Кәеф ничек?

2) Дәвалау максаты белән кулланыла торган каты бандаж (умыртка сөяге авырткан яки кәкрәя башлаган вакытта киелә). Автокреслосыз йөрүдән күп очракта балалар интегә. Аларга бер ай хастаханәдә ятарга, аннан соң корсет киеп йөрергә туры килә. Шәһри Казан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә