КОРСАКЛЫ с. сөйл. 1. Зур, юан корсагы булган. И калын корсаклы бай, корсаклы һәм «инсафлы» бай. Ай буенча ач торып, ачлар хәлен сиздеңме, әй? Ш.Бабич. Күп бала-чагалы башка кешеләрнең дәү корсаклы, шешенгән битле балалары ризык өмет итеп кулга карап торганын күрсәм, йөрәкләрем телгәләнә иде. Мирас

2) Авыры, көмәне булган; йөкле. Әйе, ул корсаклы... Менә бераздан соң аның сары гына, йомшак кына бер баласы була, юк, аныкы түгел, Аннаныкы. Г.Исхакый. Чөнки Җәмилә күптән корсаклы (авырлы) ---. М.Гали. Малайның эшкəкулы ятып торганлыгын шəйлəп алган икəн ич Шахразыйның дəү корсаклы (көмəнле) килене дə. М.Шаһимəрдəнов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә