КОРСАКЛАНУ ф. сөйл. 1. шаярт. Балага узу, авырга узу, корсакка калу, йөккә узу, йөккә калу

2) Симерү, корсак үстерү

3) Корсак төсле булып, алга табан кабарып чыгып тору. Юлның ике кырыеннан бик оста куелган арыш кибәненең корсагы шикелле корсакланып чыккан куе матур яшел яфраклар белән агачлар тезелеп киткән. М.Гали

Корсаклана бару Акрынлап корсаклану

Корсаклана төшү Берникадәр тагын да корсаклану

Корсакланып бетү Бик ямьсез булып, бик нык корсаклану

Корсакланып тору Корсак төсле чыгып тору



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә