КОРСАК и. 1) Кеше һәм хайваннарда: ашказаны, бавыр, эчәкләр, талак һ.б.ш. органнар урнашкан урын; эч. Бу бала бөтенләй ялангач, корсагы зур, аяклары кыска, кәкре ---. Г.Ибраһимов. [Сирай] Алга чыгып торган тезе белән Ярулланың корсагына тибә. М.Фәйзи. Кичә Ибрай белән икәү, корсакларны ачып, әллә ничаклы кояшта кыздырып карадык. М.Кәрим 2) Гәүдәнең аркага капма-каршы ягы. --- яшел чирәмнәргә корсаклары берлә сузылып ятып --- иске хатирәләрене яңарта торган агайлар --- бу мәнзарәне тагы матурлата, аңар тагы күбрәк мәгънә бирә иде. Г.Исхакый. Ул, корсагына яткан да, муенын сузып, кыектагы күгәрченнәргә таба елыша. И.Гази 3) Кайбер предметларның кабарып чыгып торган урта бер урыны (самавыр, мичкә, кибән һ.б.ш.). Кибетнең шүрлекләрендә эреле-ваклы таш чынаяклар, тирән һәм сай тәлинкәләр, юан корсаклы, нечкә билле купшы вазалар... Ә.Фәйзи. Төргәк эченнән корсагы яньчелеп эчкә баткан, бераз шадраланган иске фляга килеп чыкты. Ә.Маликов. Барып керсәк, зуринәй, аксаклап-туксаклап, кечкенә корсаклы самавырны куеп җибәрә иде. К.Йосыпов 4) сөйл. Ашказаны, карын. Өченче көн инде Хәлифәнең Корсагында бүре концерты, Хатыннары дисәң? – Сорама да; Шундый хәлләр, Бохар шәкерте. Һ.Такташ. Бии торгач, корсактагы ашаган ипиләр дә коелып бетте. Г.Камал. Корсак тулгач тынычланып, шпал өстенә сузылып яттым. И.Салахов 5) сөйл. Ана карынындагы бала; авыр, көмән. Инде әнисе, безнең өйгә килеп, кызының миннән корсагы булуы турында балавыз да сыгып алды. Ш.Алпар. [Гөлчирә:] Аннары шуны да белеп торыгыз: минем аңардан дүрт айлык корсагым бар ---. Ф.Хөсни. Хатын симез булгач, баштарак игътибар да итмәгәнмен: бер ай яшәргә дә өлгермәдек әле, ә аның инде корсагы борынына җитеп килә икән. Идел 6) күч. сөйл. Бик зур корсаклы, юан кешегә карата мыскыллау сүзе буларак әйтелә. Аристократ-сорыкортлар, калын корсак, кечек башлар --- Матур булыр бу корсакларга каршы чаралар корсак ---. Г.Тукай. Таныш кешеләр. Теге шар корсак белән баш табиб түгелме? А.Зәки 7) күч. сөйл. Күпчелек очракта зур, юан сүзләре белән кулланылып, «бай, колбиләүче, аристоркрат» кебек мәгънәләрдә мыскыллап әйтелә. Җамалый карт җирләре ярлы халык кулына күчкән бөтен байларга, зур корсакларга каршы көрәшүчеләрнең берсе иде... Һ.Такташ. Тагы шул юан корсак байларга, надан хәлфәләргә ышанабызмы? Г.Ибраһимов 8) күч. Ашау, ашауга, ризыкка булган ихтыяҗ. Сыер дигәнең бик ахмак нәрсә бит ул, яхшылыкны белми, аңарга ашарга гына булсын; корсак өчен кырык мәртәбә үләргә әзер. Һ.Такташ ◊ Корсак ачу диал. Ашыйсы килү. [Әсгать:] Әтием әйтә, борын-борын заманда бер патша дала буйлап сыбай китеп бара икән, ди. Бара торгач, моның корсагы ачкан. М.Кәрим. [Нәнәй:] Корсагың ачкандыр инде, шул гомер йокы симертеп ни. Д.Булатова. Корсакка калу Балага узу; авырлы, көмәнле булу. [Анна Васильевна] --- икенче мәртәбә корсакка калгач, ул хәзер инде Шәмсигә әйтүне кирәк тә тапмады. Г.Исхакый. Эш беткәч, Рәйсә: «Мин корсакка калдым», – дип «сөенеч алды». Ш.Алпар. Корсакка узу к. корсакка калу. Кәләш корсакка узды. Көннән-көн юаная башлады. М.Әмир. Шунысы шәп: ул корсакка узмау җаен белеп эш итә, акыллы кыз. Ш.Алпар. Корсак киерү Масаю, мактану, һавалану. – Камалы бүрек кидем, инде камалы тун гына киясе калды, – дип, «пуф, пуф!» итеп корсагын киереп йөрде. Ә.Фәйзи. --- корсагын киереп, эре-эре атлап бакчаның икенче почмагына йөгерде. К.Нәҗми. Ә менә көннәр буена корсак киереп өендә яткан Сабирда әнә акча белән буа буарлык! Ф.Яхин. Корсак колы Гел ашау турында, байлык туплау турында гына кайгыртып яшәүче кеше. Мондый корсак коллары бер читтә калдылар. Г.Ибраһимов. Ахирәте шигърият таганында атына, анда исә ашау-эчү мәсьәләләре – «корсак коллары»на хас нәрсә дип тәнкыйтьләнә иде. Н.Гыйматдинова. [Хәзрәт] күп ашауны, тәмлетамаклыкны, корсак колы булуны зур түбәнлек саный ---. Р.Әмирхан. Корсак күтәрү Корсаклы (2 мәгъ.), йөкле булу, балага узу турында. [Люда:] Син нәрсә ачык авызланып йөрдең? Башкалар әнә чип-чистамыни? Берсе дә корсак күтәрми. Ф.Мәснәвиева. Корсак симертү гади с. к. корсак үстерү. Милләтеңне белмәсләр, Гыйлләтене күрмәсләр; Җилкә, корсак симертеп Тик ятырлар тидия. Г.Тукай. Әгәр фәлән мулла, тәүбә-әстәгыфируллаһ, нәфесен тыя алмый: авыл буйлап бәлештән-бәлешкә корсак симертеп йөри --- икән, ул болай да халык теленә керә, ә Габделҗаббарның төртмә теленнән Аллам үзе сакласын... Идел. Корсакта бүре концерты к. корсакта бүреләр улау. Өченче көн инде Хәлифәнең Корсагында бүре концерты. Һ.Такташ. Корсакта бүреләр улау Бик нык ашыйсы килү. Бәлкем, аның корсагында бүреләр улыйдыр. Э.Касыймов. Корсак туйдыру 1) Ашауга булган ихтыяҗны канәгатьләндерү; ашау. Имез, ана, имез! Син, үзеңнең имчәгеңнән аккан хәләл сөтләрең берлә, эш эшләп тамак туйдырачак, эш эшләп, әллә никадәр әрәмтамакларның корсакларын туйдырачак балаңны имез! Г.Исхакый; 2) Билгеле бер һөнәр, кәсепнең яшәү чыганагы була алуы турында. [Җаббар:] Ул музыкаң, ул рәсемең белән ни чыгарасың? Ул корсак туйдырамы? Г.Ибраһимов. Корсак тутыру гади с. 1) Бик күп, туйганчы, гарык булганчы ашау. Хакыңны ал хөр чакта, Берләшеп кал форсатта, Форсат бирмә корсакка: Корсак тулмас һич чакта. Ш.Бабич. Бары тик хәйлә дә алдау, үз корсакларын тутыру гына. Т.Гыйззәт. Корсагын тутырырга чирек кадак как кирәк. Г.Коләхмәтов; 2) Йөклелекнең соңгы стадиясенә җитеп, корсак (5 мәгъ.) бик зур булу турында. [Карчык:] Өстеңнән йөреп иреңнән корсак тутырган бер әшәке хатынның тумаган баласын кызганып, үзеңнекеләрне ятим итмәкче буласың түгелме? Ш.Җиһангирова. Корсак төшерү Бала төшерү; аборт. Аннары үзен, әнисе белән минем әни район больницасына алып барып, корсагын төшерткәннәр. Ш.Алпар. Корсак үстерү гади с. 1) Юанаю, симерү. [Түрәләр] Гомер буе халык җилкәсендә утырып, менә моның кадәр корсак үстерәләр дә: «Корсак астын күптән күргәнем юк, күрсәгез сәлам әйтегез», – дип йөриләр. М.Кәбиров. – Габдрахман абзый, мин сине бик хөрмəт итəидем... əле дəул уемнан кайтканым юк! – дип башлады Сафатдинның алагаем калынаеп, корсак үстереп җибəргəн рəис кияве. М.Шаһимəрдəнов; 2) Баю. Туры кәсептән алай кеше корсак үстерә алмый. Г.Ибраһимов. Корсак шиңү гади с. 1) Ябыгу. [Мәхлукулла бай] --- корсагы шиңүдән куркып, андаен нәрсәләр артыннан йөреп башын агарттырмаска тырыша иде. Г.Тукай. Әй, фәлән бай! --- Корсагың шиңгән, төсең беткән... Ничек булды болай? М.Гафури. [Гәрәй Рәхимнең] Югары Совет ашханәсендә тукланып, матур гына түгәрәкләнеп килгән корсагы кадакка эләккән футбол тубы сыман шиңгән. М.Галиев; 2) ирон. Ярлылану |