КОРРЕСПОНДЕ’НЦИЯ и. лат. 1) Аерым кешеләр яки оешмалар арасында почта аша язышу, хәбәрләшү эше. Миңа әле генә килгән икенче корреспонденция – Төркиядә чыга торган «Кардәш әдәбиятлар» журналының 20 нче саны. Ә.Кәримуллин. Моңарчы гражданнарның хат алышканын тикшерү, корреспонденциянең эчтәлеген ачыклау оператив-эзләү эше вакытында гына, бары тик суд карары нигезендә мөмкин иде. Ватаным Татарстан

2) җый. и. Почта-телеграф аркылы җибәрелгән әйберләр (хатлар, телеграммалар, бандерольләр һ.б.ш.). Корреспонденциянең вакытында барып җитмәве өчен, «Почта России» оешмасы күп тапкырлар тәнкыйтьләнде ---. Ватаным Татарстан

3) Газета, журнал, радио, телевидениегә агымдагы вакыйгалар турында каян да булса җибәрелгән хәбәрләр, мәгълүмат. – Корреспонденциянең авторы әйтелми, – диде Гайкин, ирен кырыен кыймылдатып. Г.Ахунов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә