КОРРЕСПОНДЕНТ и. лат. 1) Газета, журнал, радио һәм телевидениедә корреспонденцияләр авторы. Газета корреспонденты үзебезнең эшче-хәбәрчеләр бригадасы белән бергәләп, фабриканың цехларын җентекләп тикшерделәр... Ш.Камал. Шулай аларның кайсысы корреспондент, кайсысы спортсмен булып киләләр дә шпионлык итеп йөриләр. Т.Гыйззәт 2) Кем белән дә булса хат язышып, хәбәрләшеп торучы кеше. [Екатерина] чит илдәге үзенең корреспондентларына («укымышлы» патшабикә Европаның күренекле шәхесләре белән хат алышып торуны бик яраткан) «фетнәнең тәмам бастырылуы» турында шундук хәбәр юллый. В.Имамов 3) икът. Аерым бер төбәктә үзенә тиң икенче бер оешманың шул оешма исәбенә мәнфәгатьләрен чагылдыра һәм финанс йөкләмәләрен үти торган банк яки финанс оешмасы. Корреспондент шартнамәсе |