КОРРЕ’КЦИЯ и. нем. 1) махс. Төзәтү, дөресләү, төзәтмәләр кертү. LASIK ысулы белән ясала торган күзгә эксимерлазер коррекция бүгенге көндә күзнең күрүен яхшырта торган иң заманча һәм нәтиҗәле ысуллардан санала. Шәһри Казан 2) тех. Файдалану, эксплуатация шартларының үзгәрүеннән чыгып, үлчәү приборлары, идарә итү аппаратларының эш-хәрәкәтенә төзәтмә, үзгәртүләр кертү күренеше |