КОРРЕКТУ’РА и. лат. 1) Типографик набордан чыккан оттисктагы хаталарны төзәтү эше. Ул һәр көн типографиядә сигез сәгатьлек корректура хезмәтеннән калган бөтен вакытын шул дәресләренә бирә. Г.Ибраһимов

2) Кулъязма яки оригиналы белән чагыштырып төзәтү өчен, типографик набордан кире кайтарылган оттиск. Нашир һәм редактор кеше Тукайны корректура карар өчен генә чакырмаган, әлбәттә. И.Нуруллин. Корректура нигезендә текстны басмага киткәнче үк төзәтеп эшләү газета-журналлар үсеше дәверендә тулысынча хәл ителгән дияргә була. Ф.Яхин

3) Нәрсәгә дә булса гомумән үзгәрешләр, төзәтүләр кертү. Без барасы юллардагы соңгы үзгәрешләр. Шуларны карталарга күчереп, корректура ясарга кирәк иде. М.Юныс



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә