КОРРЕ’КТОРЛЫК и. Корректор вазифасы, хезмәте. Редакция һәм типография атмосферасында үзен никадәр генә рәхәт хис итмәсен, корректорлык вазифасын һәм бүтән эшләрне ничаклы теләп башкармасын, Габдулланың төп эше (үзе дә шулай санаган булса кирәк) – әдәби иҗат һәм публицистика. И.Нуруллин. [Тәскирә Мөхәммәдиева:] Гәзит эше белән азмы-күпме таныш идем. Шуңа «кара эш» дип тормадым, корректорлыктан башладым. Кызыл таң



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә