КОРРЕ’КТОР и. лат. махс. Корректураны укучы һәм төзәтүче нәшрият яки типография хезмәткәре. Редактор да, секретарь да, корректор да, экспедитор да үзем булам, икешәр, өчәр көн өйгә кунарга кайтмыйча, көне-төне шунда эшләп уздырам. М.Галәү. Газета корректорлары минем исем-фамилиямне шулкадәр бозганнар иде. А.Шамов. [З.Бәшири] Кәримов-Хөсәеновларның матбагасында корректор --- булып эшли. Казан утлары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә