КОРРЕ’КТЛЫ с. 1. 1) Ягымлы һәм тәрбияле, итагатьле. [Хатип ага Госманның] --- авторитарлыгы, шулай әйтергә мөмкин булса, шактый корректлы, ягъни вульгарлашмаган авторитарлык иде. М.Госманов 2) Дөрес, урынлы. --- безнең ул берлекне, имеш тә, кайсыдыр бер югары түрә ошатмаган икән, милли нигездә оешма төзү корректлы түгел, дигән икән... З.Мифтахов 2. рәв. мәгъ. Дөрес, урынлы итеп. Әкрәмнең күршесе казакъ Жолдасның (И.Гомәров) сәхнәгә чыгуын тамашачы гел алкыш белән каршы ала. Болай якын итү очраклы түгел, образ, «сәяси корректлы» эшләнүе белән бергә, милли казакъ холкының төрле якларын исәпкә алып, бик көлке хәлгә китерелгән. Сәхнә |