КОРРЕКТИРО’ВКА и. рус 1) хәрби Максималь төгәллегенә һәм нәтиҗәсенә ирешү максаты белән, артиллерия утының юнәлешенә кертелгән төзәтмәләр яки үзгәртүләр. Елга буендагы өйләрне артиллерия утына корректировка бирү өчен күзәтү пунктлары иттек. Казан утлары 2) күч. Билгеле бер эшчәнлеккә, берәр хәлгә, торышка һ.б.ш. төзәтмәләр яки үзгәртүләр кертү күренеше. Кешенең тормыш коруы – космоска чыгу. Старт дөрес алынса – программа үтәлә; старт начар алынса – бернинди центр корректировка ясый алмый. М.Мәһдиев |