КО’РПУСЛЫ с. 1) Корпусы (1 мәгъ.) булган, шуның эченә урнаштырылган. Вакыт үтә. Стенадагы җиз корпуслы, СОС биргәнне тыңлар өчен, өч белән дүрт һәм тугыз белән ун арасы кызылга буялган циферблатлы диңгез сәгате кебек: тек, тек, тек ---. М.Юныс 2) Эченә әйберләр урнаштырып кую, саклау өчен билгеләнгән (буфет, шкаф, комод, сервант һ.б.ш. тур.). [Рәсим] Кибетләргә кереп карап, таныш-белешләреннән сораштырып, корпуслы җиһаз ясау серләренә төшенә. Ирек мәйданы 3) лингв. Корпуслар (1 мәгъ.) төзү, анализлау һәм файдалану белән шөгыльләнә торган (фән). Соңгы елларда тел белемендә корпуслардан файдаланып телне өйрәнә торган яңа фән – корпуслы лингвистика (корпусная лингвистика) барлыкка килде |