КО’РПУС и. лат. 1) Бер урынга, якын-тирәгә салынган берничә зур бинаның берсе; шулай ук бинаның аерылып торган зур бер өлеше. Урам буйлап салынып, бөтен бер кварталга сузылып киткән завод корпуслары бу караңгы, яңгырлы төндә матур булып балкыйлар иде. Г.Әпсәләмов. Июнь ахырына госпиталь корпуслары бушап калды. Ә.Маликов. Каршыда карцер корпусының бер як стенасына бастырып-терәп куйган табутлар. И.Салахов

2) Нинди дә булса механизм, җайланма, аппарат һ.б.ш. тышын, тышчасын, нәрсәнең дә булса нигезен тәшкил иткән деталь. Бомба эченә дым үтмәсен һәм температурасы кинәт үзгәрмәсен өчен, корпусы эченә биш атмосфералы гелий газы тутыралар. З.Зәйнуллин

3) Судноның тышчасын тәшкил иткән өлеше, каркас. «Виктория», очып килгән уңайга, борыны белән катерның кабыргасына төрттерде. Мондый көчле бәрдерүдән көймәнең корпусы гөрселдәп куйды. И.Хуҗин. 1948 елда җир тетрәгәндә, корабль тагын да өскәрәк калыккан, дип тә сөйлиләр. Бу мизгелдә тирә-якны яктылык чорнап ала, ә көймәнең корпусы икегә ярыла. Кызыл таң

4) Берничә дивизия яки бригаданы үз эченә алган зур гаскәри берләшмә. Орловның йөзе кырыс, уйчан. Сахалин корпусы командованиесе йөкләгән җаваплылык аның көчен, энергиясен чикли, тоткарлыйдыр төсле. Ә.Маликов. Полк командирының кабинетыннан чыгу белән, кире очучылыкка кайтаруларын сорап, корпус командиры исеменә рапорт яздым. М.Юныс. Лифляндиядән генерал Левенгаупт уналты мең кешелек корпус белән үзенең короле артыннан кузгалгач, аңа Пётр Рәсәйгә ялланган немец генералы Боур командалыгындагы илле меңлек армияне каршы куйды. В.Имамов

5) Белгечлекләре, рәсми яки хезмәттәге дәрәҗәләре бер төрле булган кешеләр төркеме. --- газетларда һәм депутатлар корпусында, кооператорларның баш әйләндергеч уңышлары турында шапырыну өчен, күпләп акча җыярга керештеләр. Р.Мирхәйдәров. 1916 елдагы экспедицион корпусның бер татар солдаты үзенең чит илләрдә күргәннәрен көндәлек итеп язып барган булган. Мирас

6) иск. Ябык типтагы хәрби урта мәктәпләрнең атамасы составында кулланыла. Патша Николай I әмере буенча 9 яшьлек Җәмәлетдинне Мәскәүнең беренче кадетлар корпусының яшьләр бүлегенә озатып җибәрәләр ---. Д.Гарифуллин

7) Типография эшендә: 10 пункт үлчәвендәге хәреф

8) лингв. Күпсанлы текстлар җыелмасы нигезендә төзелгән һәм электрон формада саклана торган сүзлек-белешмә. Татар теленең электрон корпусы



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә