КОРПОРА’ЦИЯ и. лат. 1) Һөнәр яки катлау мәнфәгатьләре уртаклыгыннан чыгып берләшкән җәмгыять, оешма, кешеләр төркеме 2) Зур хуҗалык берләшмәсенең бер төре: менеджерлар идарә итә торган акционерлар берләшмәсе. Соңгы көннәрдә Казанда дөнья күләмендә эш итүче АКШ корпорациясенең татарча билбордлары пәйда булды. Ватаным Татарстан. «Сirque du Soleil» – бөтен дөньяга танылган цирк. --- Бүген ул дөньяда иң көчле цирк корпорациясе санала: аның капиталы бер миллиард доллардан да артып киткән. Сабантуй |