КОРПОРАТИВ с. 1. 1) Аерым бер компаниягә, бер фирмага караган корпорация белән чикләнгән. Зур дәүләт кечкенә проблемаларны хәл итә алмый: тегендә-монда сугыш чыга, чиновниклар шәхси, корпоратив мәнфәгатьләрдә тоткарланалар. И.Заһидуллин. Руслан [ТАИФта] корпоратив идарә буенча урынбасар булып эшли ---. Татарстан 2) Күмәк. --- балалар бакчасына, мәктәпләргә генә түгел, зур-зур абзыйлар, апалар җыелган корпоратив кичәләргә дә килә Кыш бабай. Безнең гәҗит 2. и. мәгъ. Бер фирма, оешма һ.б.ш. хезмәткәрләренең бергә ял итү чарасы, бер коллективның бәйрәм кичәсе, мәҗлесе. Безнең корпоративка килгән тәкәббер байбичәдән, мескен, тавышы гәүдәсеннән ерак китә алмаган хәчтерүш кенә калган иде. Шәһри Казан |