КОРО’НКА и. рус анат. 1) Тешнең күренеп торган өске өлеше. Тешләр коронкадан, муентыктан һәм тамырдан торалар. Анатомия

2) Кайбер очракларда, бозыла башлаган тешне дәвалап, аны саклау өчен кидерелә торган металл, металлокерамика яки пластмасс тышча. Илвир Гөлсылуны --- ике алтын коронка куйдырган таза гына егеттән сорап белде. М.Шаһимәрдәнов. --- энемнең, елмаеп җибәрсә, алдагы алтын коронкалары ыржаеп утыра. Шәһри Казан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә