КОРОЛЬ и. герм. 1) Кайбер дәүләтләрдә монарх титулы; шул титулга ия кеше. Дөньяның иң зур филателистларыннан булган Англия короленең дүрт миллионлап маркалардан торган коллекциясен сугыш вакытында үзләрендә саклап торып сугыштан соң исән-сау Англиягә кайтарулары белән немецлар әле дә булса мактаналар. Г.Гобәй. --- Англия короленең икенче хатыны Макдональд Англия тәхетенә наследник китерергә йөргән елларда, мин пароход борынында тәмәке тартып бара идем. Һ.Такташ. Соңра хан янына киттеләр дә: король белән килеш, әмма син падишаһ белән (Иван Грозный морад) килешмә, ул (Иван) мөселман йортын һәм немецларны (Ливония морад) алды...Г.Гобәйдуллин

2) Карта уенында дәрәҗә буенча туздан соң килгән карта; башына таҗ кигән сакаллы ир кеше сурәте төшерелгән уен картасы. Валет нәрсә, әле аның корольләре дә, тузлары да бар… Р.Мирхәйдәров. Уйнаучыларның «туз», «валет», «король», «дам» дигəн сүзлəрен ачык ишетсəдə, уенны һичничек аңлый алмый Мөбарəк. М.Шаһимəрдəнов. [Мөхәммәтҗан:] Тә-әк, крест тузлары, корольләре безнең татар дамаларын ярата, диләр… А.Әхмәтгалиева

3) Шахмат уенында төп фигура, шаһ. Әһә, мин уйнаганга йөрдең, шах корольгә, әһә, ә мат сиңа. А.Алиш

4) күч. Сәнәгать, сәүдә һ.б.ш. өлкәне үз кулында тота торган кеше турында. Базар корольләре! Шарлатаннар! Череп беткән сыра кортлары! Һ.Такташ. (Печән базары почмагы олылары) бу көнге көфер почмагы корольләре бармы? Ф.Әмирхан. – Хәзерге Эйфель хуҗаларыннан – автомобиль корольләреннән үч алыр көн килер! – Менә болар да өстәләләр? Г.Гобәй

5) күч. сөйл. Сәләтлелеге, йөз матурлыгы һ.б.ш. сыйфатлары белән башкалардан кискен аерылып торган кеше турында. Рәфгать – футбол короле. Б.Камалов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә