КОРОЛЕ’ВА и. рус 1) Хатын-кыз король; патшабикә. Уильям туганнарын да онытмаган. Ул әтисе һәм әбисе – королева Елизавета II нең резиденцияләре өстеннән очып үткән. Ватаным Татарстан. 192 дәүләтнең 19 ы белән хатын-кызлар идарә итә, ягъни хакимияттә иң зур кәнәфиләрдә утыралар. Алар арасында Бөекбритания һәм Дания королевалары --- бар. Шәһри Казан 2) Король хатыны. Король белән бергә сугыш барышын күзәткән королева чигенә башлаган солдатларны үзе һөҗүмгә алып киткән. Король янәшәсендәге королева шахматка шулай килеп кергән... С.Сөләймәнова 3) Шахмат уенында иң көчле фигура булып саналган вәзирнең (ферзьнең) икенче төрле атамасы. Бәп-бәләкәй Айратны җиңмәскә соң! Ә сораулар ява тора. Сынап та, кызыксынып та: – Апай, нишләп шахматта королева корольдән шәбрәк йөри? С.Сөләймәнова 4) сөйл. Үзенең матурлыгы, буй-сыны белән аерылып торган хатын-кыз. Имтихан билгеләре түбәндәгечә: --- Хатынны королева итеп киендерә белү – дүрт. М.Бакиров. «Безнең апай...», «Королева...» Мәскүрә турында бит бу! С.Сөләймәнова 5) күч. Нинди дә булса бер өлкәдә югары уңышларга ирешкән, уңай сыйфаты белән бик нык аерылып торган хатын-кыз. Әлеге триумф өчен барлык кызларыбызга, тренерларга рәхмәт белдерәбез һәм синхрон йөзү «королевалары»на спортта, тормышларында яңа матур җиңүләр һәм казанышлар телибез! Ватаным Татарстан. Шулай дигәч, сап-сары чәчәкләрдән үрелгән тәкыяны чәчләренә утыртып куя. – Әйтерсең болын королевасы, шулай килешә, – ди Гөлшат, соклануын яшерә алмыйча. Э.Хаббанова |