КОРМАЛА’У ф. диал. Бөтен җирен каплап, томалап, әйләндереп урап алу, төреп бетерү Кормалап алу Берникадәр кормалау Кормалап бетерү Тәмам, тулысынча кормалау. Яулык-яулык болытлар көньяк күген кормалап бетергән. Ф.Сәйфи-Казанлы Кормалап кую Кормаланган итү. Аннан-моннан кормалап куелган биналарга урнашкан 11 котельный һәм «пыяла вата» туннарын киеп, җир өстендә сузылып ятучы магистраль җылылык үткәргечләре – илгә 170 миллион тонна кара алтын озаткан Баулының бүгенге йөзен билгеләүче күренешләрнең берсе шул. Ватаным Татарстан |