КОРКЫЛДА’У ф. 1) Кор-кор итү, кор-кор дигән авазлар чыгару. [Тавык] Һаман кабарынып, туктаусыз коркылдап, тирә-ягына ялт-йолт каранып кына тора. Ә.Еники. Ак торнаны атып үтергәч, торналар тау өстендә, кызганыч тавышлар белән коркылдап, бик озак очып йөриләр. Н.Әхмәдиев

2) күч. гади с. Лыгырдау, кызыл сүзләр сөйләп маташу

Коркылдап алу Берникадәр коркылдау

Коркылдап кую Бер тапкыр коркылдау. Пәри туе кебек дөбер-шатырдан бөтен әрәмәлек гөр килә, куркудан уянган кош-корт коркылдап куя. С.Сабиров

Коркылдап тору Әле коркылдау; даими яки әледән-әле коркылдау. Шома дуңгыз баласы шикелле баштанаяк ялтыраган килеш коркылдап торган әллә кемнәрдән «куркаклар, лодырьлар» исемен ишет! Ш.Камал



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә