КОРИФЕЙ и. гр. 1) Борынгы грек трагедияләрендә хор җитәкчесе

2) театр Кордебалетның әйдәп баручы биючесе. --- Айсылуны М.Җәлил исемендәге театрга эшкә алдылар. Башта ул кордебалетта биеде. Аннары аңа корифей дәрәҗәсен бирделәр. Мәдәни җомга

3) күч. Нинди дә булса өлкәдә атаклы, күренекле шәхес. --- хәтта рус әдәбиятының корифейлары Ш.Камалны белә, аның иҗатына югары бәя бирә. И.Нуруллин. Татар әдәбиятында милли шигъриятебезнең күренекле корифейлары Г.Тукай, Һ.Такташ, М.Җәлил, С.Хәким, Х.Туфан, И.Юзеевның лаеклы шәкерте --- Равил Фәйзуллин олуг шагыйрь булып күңелгә ныклап урнашты. Шәһри Казан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә