КОРИДОР и. лат. 1) Квартирның, бинаның аерым өлешләрен тоташтыра торган озын тар аралык. Марҗа асрау коридор буенча, чәй дирбиясе күтәреп, җәһәт кенә аш бүлмәсенә таба бара; коридорның аргы башында җиде-сигез яшьлек бер ир бала, ду килеп, кулга өйрәнгән куян баласын куып йөри ---. Ф.Әмирхан. Коридорда 16 гаилә яшибез һәм барыбыз да бер кухнядан файдаланабыз, суны мичкәләрдә атлар белән китерәләр. Мирас. --- Алексей Фролов аңлатуынча, кайбер элеккеге тулай торакларны техник хәле буенча торак йортка кертү бик авыр. Бу бигрәк тә коридор системасы буенча төзелгән торакларга кагыла. Ватаным Татарстан 2) Ике яктан нәрсә белән булса да аерылган, чикләнгән озын тар аралык. Икенче караганда куе томан аның эченнән тәбәнәк тар коридор ясап барган шикелле. Г.Бәширов. Дүрт йөз метр киңлектәге ачык коридор – нейтраль зона аша күпме шуышканбыздыр, әйтүе кыен. Ә.Маликов |