КОРДОН и. фр. 1) Киртәләп, тоткарлап торучылар яки чик буе сакчылары отряды. Полиция кордоны

2) Чик буе сакчылары яки каравылчылар урнашкан, яшәгән урын. 1794 елны Идел елгасында булган казачи кордоннарны һәм кордон постларын Ахтубәгә, Ахтубәдән теркәп Большой үзенга күчерергә указ чыга. В.Ильясов

3) күч. Нинди дә булса эшчәнлеккә, хәрәкәткә каршы чара; киртә, тоткарлык. Ирек килде, шатлык килде, Кордоннарны җимереп мәңгегә. М.Максуд



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә