КОРДАШ и. 1) Бер корга (2 мәгъ.) кергән кешеләрнең берсе

2) Яшь аермалары артык зур булмаган ике кешенең берсе; чордаш. Картларның өеннән кеше өзелмәде. Күршеләр, туган-тумачалар, кордашлар, авылдашлар – берсе дә калмады. Г.Гыйльманов. [Әнкәй] Бу дөньяга --- җорлыгы белән кордашларының михнәтле тормышын җиңеләйтергә, безне багарга килгән дә, мәңгелек йортына кайткан. К.Йосыпов

3) диал. Яшьтәш. [Айтуган карт] өйдә ятып тарыккан булса кирәк, аның үз кордашлары янында иркенләбрәк сөйләшәсе килә иде. Г.Бәширов. Үземнең кордашлар – «кырык беренчеләр» дә аксакаллар яшенә җитте. Р.Гаташ. Хәзрәт белән килгән кеше кордашлар кебек күренә иде, бу әфәндегә илле яшьләр чамасы булыр. Р.Батулла



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә