КОРГАКСЫТУ ф. йөкл. юн. к. коргаксу. Вөҗданга таянмыйча, белемгә, сафлыкка һәм Кояшка омтылмыйча иҗат итү музыкабызны да, әдәбиятыбыз, сәнгатебез һәм фәлсәфәбезне дә гарипли, милли агачыбызның сутын коргаксыта. Р.Зарипов Коргаксыта бару Акрынлап барысын да коргаксыту Коргаксыта төшү Берникадәр коргаксыту Коргаксытып алу Тиз арада гына, кыска гына вакытка коргаксыту Коргаксытып җиткерү Ахыр чиккә җиткереп, бик нык коргаксыту Коргаксытып тору Хәзерге вакытта коргаксыту; даими яки әледән-әле коргаксыту |