КОРГАКСЫНУ ф. 1) Бик нык, артык нык кибү

2) Кибеп кечерәю, кибү аркасында какшау. Коргаксынган ат арбасы

3) күч. Бик нык кимү, такыраю, ярлылану. Нинди замана бу, кара чордай Кешеләре шаша коргаксынып ---. Ф.Яхин

Коргаксына бару Торган саен ныграк коргаксыну

Коргаксына башлау Коргаксынырга керешү

Коргаксына төшү Берникадәр коргаксыну

Коргаксынып бетү Бик нык, тәмам коргаксыну

Коргаксынып җитү Ахыр чиккә җитеп коргаксыну



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә