КОРГАКСУ ф. 1) Кору, кибү, кипшенү. Шунда ук янгын сарае, ат абзарлары, күгәргән кул насослары, коргаксыган мичкәләре... А.Гыйләҗев. Ничә еллар буе коргаксыдык. Җир хуҗасын сөрдек еракларга. Зөлфәт. Идән такталары коргаксыган. Шыгырдатмас өчен стена буеннан барам. М.Юныс 2) күч. Ярлыланып, бушап калу. Сугыш төтенне дә үлчәүгә салырга өйрәтте. Төтенгә коргаксыган шундый чакларда берәрсенә тәмәке посылкасы килсә, солдат семьясы өчен ул зур бәйрәмгә әйләнә. Ә.Маликов 3) күч. Рухи ярлылану. Минем дә коргаксу куркынычы яный башлаган татар җыры бакчасының бер генә түтәленә булса да су сибәсем, җыр-чәчәкләрне булдыра алганча кадерлисем килә. К.Йосыпов Коргаксый бару Акрынлап коргаксу. Шәҗәрәнең тамырлары Сау, шөкер, исән-аман. Ябалдашы гына менә Коргаксый бара һаман. Г.Морат Коргаксый башлау Коргаксырга тотыну. Табигатьтән читкәрәк китсәң, тойгылар коргаксый башлый. М.Юныс Коргаксый төшү Берникадәр күләмдә тагын да коргаксу Коргаксып бару Акрынлап тагын да коргаксу. Явым ике атнага сузылды. Коргаксып, кибеп барган инеш су белән тулып, ярлар ишелеп төште, буаларны ерып алып китте, күперне җимерде, кош-кортны агызды. Ә.Фәйзи Коргаксып бетү Бик нык, тәмам коргаксу. Коргаксып бетәбез дигәндә, консерваториянең беренче курс студенты Филүс Каһиров кебек җырчы чыксын әле каршыңа! А.Юнысова. [Фоатның] аякларында коргаксып беткән сандали. М.Әмир. Дөрес, һәммәсе дә элеккечә кебек: шул ук коргаксып беткән мичкәләр, шул ук кыек-мыек тәгәрмәчле ташландык арбалар. М.Шабай Коргаксып җитү Коргаксуның ахыр чигенә җиткән булу; тәмам коргаксу Коргаксып калу Коргаксыган хәлгә килү. Ул көнне Зөлфәт тантана итте. --- Иҗатында – суынган учак көленнән бәрәңге кәлҗемәсе эзләргә күнеккәннәр күз алдында карсакланып, сай фикерләре коргаксып калды. М.Галиев. --- гасырлар буе татар теленә үз милкедәй булып кергән 30 меңләп терминны чыгарып түккәннән соң, телебез коргаксып калды. М.Әхмәтҗанов Коргаксып кую Кинәт коргаксу. Яшәү яме бераз тоныкланса, я коргаксып куйса язарым, Дәрдемәнд күк, мин базарга чыгам, урап кайтам Чехов базарын. Р.Харис Коргаксып утыру Әле, хәзерге вакытта коргаксу. Корылыктан һәм су юклыктан авыллар коргаксып утыра. Шәһри Казан Коргаксып яту Шактый вакыт коргаксу. Уйнамадым дип әйтмим, уйнадым, эшсез торып коргаксып ятмадым. Акчарлак |