КОРГАК с. 1. 1) Корыган, кипкән, кибә торган. …Тезләнеп ул коргак камышка Көн-төн яңгыр ялвара – Яумый, Күкләр баткан каргышка. Кызыл таң

2) Коры, яңгырсыз. Яз көне эретмичә озак туңдырып торса, җәй коргак була. Сынамыш

2. и. мәгъ. Коры һава. Сабанчы яңгыр тели, юлаучы – коргак. Мәкаль



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә