КОРБАН БАЛЫГЫ и. зоол. Карплар семьялыгыннан киң, яссы гәүдәле, төче суларда яши торган балык; русчасы: лещ. Саплы агач соскыдан да озынрак алтын сары корбан балыгы үлән өстенә чыгып ятты. М.Кәрим. Уралтау елгаларында нинди генә балыкларны очратмыйбыз – чуртаны, алабугасы, кызылканаты, корбан балыгы, кызыл балык ---. Ф.Бәйрәмова. Азов диңгезе корбан балыгы (лещ) --- вак балыкларга бик бай. Физик география



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә