КОРБАН I и. гар. 1) Илаһ буларак кабул ителгән яки илаһи көченә ышанылган бер барлыкка багышлап суела торган хайван. Корбанга чалынган хайваннар – иң бәхетле хайваннар алар ---. Ф.Әмирхан. Байлар нәфел корбаны дип бер сарык чалдылар. Ә.Фәйзи. Хәзер бөтен тирә-яктан корбаннар суеп, нәзер, садакалар биреп, каберен зиярәт итәләр... Ш.Камал 2) Кемнең дә булса аерым бер теләкләрен канәгатьләндерү максаты белән үләргә, газапланырга һ.б. нинди дә булса җәза-җәбер күрергә тиешле җан иясе. Митричев, атып егачак иң беренче корбанын эзләгәндәй, зәһәрләнеп ялтыраган күзләрен кыскан килеш, тешләрен шыкырдатып, пулемётның көпшәсен уңнан сулга, аннары сулдан уңга боргалый башлады. Г.Бәширов. Теге куян үзеннән көчлерәкләрне сөзәргә теләсә, буйвол мөгезе белән сөзә алмый, корбаннарын куып тотарга уйласа, антилопа аякларын күтәреп йөгерә алмый. Чаян 3) Аерым бер бәхетсезлек яки афәт, сугыш аркасында җәбер-газап күргән яисә һәлак булган кеше. Комсыз Сивашка озакламыйча тагын бер корбан бирергә туры килде. Г.Бәширов. [Гөләндәм:] Иргә чыгу белән табигый таләпләргә баш ияргә, гаилә төзелешенең корбаны булырга туры килә. Т.Гыйззәт. Шаһтимер булсаң – бик куанып, башка берәү булсаң, аңа булган мәхәббәтемне корбан итеп, мин сиңа булам. М.Фәйзи. Мал, җир өчен мең-мең җаннар корбан була... Г.Камал 4) Кемнең яки нәрсәнең дә булса файдасы яисә башкалар бәхете өчен шәхси мәнфәгатьләрдән ирекле рәвештә баш тарту, үз-үзеңне куркыныч, һәлакәт астына кую гамәле. Ә бит кызыл балыклар сай тарлыкларга уылдык чәчү, нәсел калдыру өчен күтәрелә. Үзләре шунда корбан булалар. Ә.Маликов ◊ Корбан бирү к. корбан итү. Корбан булу Билгеле бер иҗтимагый эш, нинди дә булса идея өчен һәлак булу, үлү. Башка милләт әһеленең Казан ханлыгының яшәргә тиешлегенә ышанып һәм фәнни дәлилләп язуы өчен корбан булуы, фаҗигасен сизенә торып та бу фидакярлеккә баруы – башкарак гамәл. Т.Галиуллин. Язучы Ш.Мостафинның эзләнү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, 104 татар язучысының 31 е корбан була. Ф.Хәсәнова. Корбан итү 1) Кемнең яки нәрсәнең дә булса файдасы, мәнфәгате өчен үзен кызганмау, үлем куркынычы астына кую, һәлак итү. Сарайларын ташлап шагыйрь Байрон Җылы эзләп йөргән җанына, Җырларын һәм үзен корбан иткән Юнаннарның ирек давына. Ш.Маннур. Әгәр мөмкин була торган булса, мин менә шунда, синең әниеңне күрер өчен, үз җанымны корбан итәр идем. Г.Гобәй. --- хатыннар үзләрен корбан итеп булса да дөньяны коткарып калырга тиеш. Р.Батулла; 2) Кемнең яки нәрсәнең дә булса файдасы, мәнфәгате, хакы өчен нәрсәдән дә булса баш тарту, нәрсәне дә булса кызганмый сарыф итү. Чөнки бу вакытта ул [Сәгадәт] инде үзен татар милләтенең киләчәге, аның чәчәк атуы өчен корбан итәргә әзер торган милләтпәрвәр кебек интеллектуаль югарылыкка күтәрелгән була. Мирас; 3) Оттыру, бирү (уенда). Корбан кылу к. корбан итү. Булдыра алса, бөтен дөньяны үз рәхәтенә корбан кылыр иде. Г.Исхакый. Корбан тәкәсе Кемнеңдер гаепле эше, гамәле өчен җавап бирүче, җәза алучы зат. Андрейның һәрдаим аңардан корбан тәкәсе ясавы әүвәле күпләргә ошаса, рәхәтлек бирсә дә, инде ахырга таба теңкәләренә дә тия башлады. Ф.Яхин. Дусларыгыз, хакимият башында утырсалар да, дилбегәне үз кулларында тота алмадылар, ике дә уйламый сезне корбан тәкәсе итәргә әзерләр. Р.Мирхәйдәров |