КОРАШТЫРУ ф. сөйл. к. корамалау (1, 2 мәгъ.). Уңышсыз әсәрләрем бардыр, тик берсе дә халтура өчен язылмады. Югыйсә, тагын мактанам, пьеса кораштыру миңа бик җиңел. Т.Миңнуллин. Безнең йортлардан – мәктәп, сарайларыбыздан колхоз келәтләрен, ат сарайларын кораштырып, колхоз ясадылар. А.Хәлим

Кораштыра бару Акрынлап барысын да кораштыру

Кораштырып алу Тиз генә кораштыру

Кораштырып бетерү Барысын да кораштыру; гомумән, тәмам кораштыру

Кораштырып тору Хәзерге вакытта кораштыру; даими яки әледән-әле кораштыру

Кораштырып яту Әле кораштыру



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә